Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 26 ноябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, республикада болытлы һава торышы саклана. Төнлә урыны белән бераз кар явуы көтелә.
Көньяк-көнбатыштан секундына 4–9 метр тизлектә җил исәчәк. Көндез кайбер районнарда җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы 2–7 градус салкын булачак. Көндез термометр баганалары 0дән 5 градуска кадәр салкынны күрсәтәчәк.
Юлларда бозлавык барлыкка килүе ихтимал. Шоферларга һәм җәяүлеләргә юлларда игътибарлы һәм сак булырга кирәк.
Нет комментариев