Кышка тәмле һәм кетердәп торган кыяр тозлыйбыз
Бакчаларда кыярлар өлгергән вакыт. Кыш көне табынга үзегез әзерләгән кетердәп торган тозлы кыяр чыгарыйм дисәгез, бу рецепт нәкъ сезнең өчен тәкъдим ителә. Кыярлар хуш исле, тәмле һәм озак сакланачак. Ә иң мөһиме — аларны әзерләү өчен күп вакыт һәм катлаулы ингредиентлар да кирәкми.
3 литрлы бер банка өчен кирәк булачак:
- 3 аш кашыгы шикәр комы;
- 1 аш кашыгы өеп тоз;
- 3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе;
- 7 тырнак сарымсак;
- 4–5 укроп кәрзине;
- 1 чәй кашыгы горчица орлыгы;
- 7 данә кара борыч.
Теләк буенча банкага карлыган, чия, кура җиләге яфраклары һәм керән тамыры да өстәргә мөмкин. Алар кыярга үзенчәлекле тәм һәм хуш ис бирә.
Әзерләү тәртибе:
Башта банкаларны яхшылап юып, стерильләштерәбез. Кыярларны да чиста итеп юып, банкаларга тыгызлап тутырабыз. Банкаларга кайнап торган су салабыз һәм 15 минутка калдырабыз. Бу вакыт эчендә кыярлар җылына һәм кирәкле тәмне ала башлый.
Аннары банкалардагы суны кәстрүлгә бушатып, шуның белән тозлык әзерлибез. Суга тоз, шикәр комы һәм кара борыч өстәп, әкрен утта 10–15 минут кайнатабыз.
Тозлык әзер булган арада банкаларга укроп, сарымсак һәм горчица орлыгын салып чыгабыз. Соңыннан кайнар тозлыкны банкаларга тутырабыз һәм иң өстенә аш серкәсе салабыз.
Банкаларны калай капкачлар белән нык итеп ябабыз, әйләндереп куябыз һәм җылы әйбергә төреп, бер тәүлек тотабыз.
Шуннан соң әзер кыярларны салкынча урынга куярга мөмкин. Кышын алар хуш исе һәм кетердәп торган тәме белән гаиләне һәм кунакларны сөендерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев