Кефирдан юка коймак
Табын яме

Кефирдан юка коймак

Көтелмәгәндә кунаклар килеп керсә, аларны тиз генә тәмле ризык белән сыйларга була. Бүген сезгә кефирдан әзерләнә торган тәмле коймак рецептын тәкъдим итәбез.

Бу коймакны пешер өчен безгә берничә продукт кына кирәк булачак:

  • 500 г кефир;
  • 2 йомырка;
  • тәменчә тоз һәм шикәр комы;
  • сүндерелгән бер чеметем сода;
  • 1 стакан он.

Кефирга ике йомырка салып яхшылап туглыйбыз. Аннары тәменчә тоз һәм шикәр комы өстибез. Он салып, камырны бертөрле масса барлыкка килгәнче болгатабыз. Иң соңыннан сүндерелгән сода кушабыз.

Камыр әзер булгач, табаны кыздырып алабыз һәм кашык белән кечкенә порцияләргә бүлеп коймакларны пешерәбез. Майлырак коймак яратсагыз, табаны бераз майлап алырга мөмкин. Майсыз табада пешергәндә дә коймаклар ябышмый.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев