Тукай районының авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалар командалары арасында үткәрелә торган III Спартакиада кысаларында авыл җирлекләре командалары волейбол буенча ярышты. Уенда, Кече Шилнәдән кала, 22 җирлектән командалар катнашты.
Уеннар бик кызу барды. Шулай да иң көчле командалар билгеләнде. Беренче урынны Теләнче Тамак, икенче урынны Биклән, өченче урынны Күзкәй авыл җирлеге командалары алды.
Нет комментариев