Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тренер Заикинда тәрбияләнүче яшь каратистлар – иң-иңнәр рәтендә

Узган атнада Чаллы шәһәренең 22нче мәктәбе базасында Илмир Закиров истәлегенә багышланган каратэның «кэмпо» төре буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе кубогына көрәш узды. Ярышларда барлыгы 132 спортчы көч сынашты. Ә районыбызның данын тренер-укытучы Владимир Заикин җитәкчелегендәге 18 спортчы яклады. Аларның күбесе призлы урыннар яулап алды. Малайлар арасында каратэның «ката» төре...

Узган атнада Чаллы шәһәренең 22нче мәктәбе базасында Илмир Закиров истәлегенә багышланган каратэның «кэмпо» төре буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе кубогына көрәш узды. Ярышларда барлыгы 132 спортчы көч сынашты. Ә районыбызның данын тренер-укытучы Владимир Заикин җитәкчелегендәге 18 спортчы яклады. Аларның күбесе призлы урыннар яулап алды.
Малайлар арасында каратэның «ката» төре буенча Руслан Чекушков, ә «кумитэ» буенча Никита Капитонов I урыннарны яуладылар. II урынга үз авырлыгы һәм «ката» буенча Эльвина Дё чыкты. Каратэның «кумитэ» төре буенча шулай ук II урынны үз авырлыклары һәм яшьләре белән Руслан Чекушков, Илвир Гарфетдинов, Эльвина Дё алдылар. III урынны алучылар арасында да районыбыз яшьләре бар. «Ката»дан алар - Эльвина Хәбибуллина, Илсаф Мәүләвиев, Яна Гыйлаҗева. «Кумитэ» буенча да бронза медаль алучылар шактый - Гадел Кыямов, Илсаф Мәүләвиев, Азат Хуҗин, Яна Гыйлаҗева һәм Эльвина Хәбибуллина.
Сүз уңаеннан, 6-10 ноябрьдә Саратов шәһәрендә каратэ буенча Россия Беренчелеге үтәчәк. Татарстан Республикасының җыелма командасы арасында районыбыз яшьләре - Никита Капитонов, Эльвина Хәбибуллина һәм Руслан Чекушков та барачак. Аларга уңышлар гына теләп каласы килә. Нәтиҗәләре исә газетабызның киләсе саннарында басылып чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт