Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Илназ – Россиянең спорт мастеры

Билбаулы көрәш остасы Илназ Рамазановка «Россиянең спорт мастеры» исеме бирелде. Көрәшче егет Тукай районының «Спорт мәктәбе» тренеры Марат Мөхәммәдиев кул астында тәрбияләнә.

Илназ Рамазанов тәҗрибәле остазы җитәкчелегендә билбаулы көрәш буенча ике тапкыр дөнья беренчелеген, Татарстан Республикасы, Россия беренчелекләрен, көрәш буенча Россия беренчелеген яулады. Билбаулы көрәш буенча да, көрәш буенча да спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсенә ия булды. Инде менә Илназ Рамазановка билбаулы көрәш буенча «Россиянең спорт мастеры» дигән дәрәҗәле исем бирелде.
Илназ Рамазанов тренеры Марат Мөхәммәдиев белән. /Фото район Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев