Бәтке егетләре Тукай районы данын Ульяновскта яклады
15-18 мартта Ульяновск шәһәрендә кикбоксинг буенча Идел буе федераль округының Беренчелеге уздырылды. Ярышларда Россиянең төрле субъектыннан 700дән артык спортчы көч сынашты.
Тукай районы данын Бәтке авылы егетләре Булат Хафизов, Риназ Абдуллин, Тимур Шакирҗанов һәм Нефтебаза поселогыннан Илья Евсеев яклап чыкты. Үз үлчәү категорияләрендә Тимур Шакирҗанов 2нче, Риназ Абдуллин 3нче урын яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев