Тукай районында исерек килеш кабат руль артына утырган хатын-кыз суд каршына басачак
Прокуратура хәбәр итә

Тукай районында исерек килеш кабат руль артына утырган хатын-кыз суд каршына басачак

Тукай районында исерек килеш кабат руль артына утырган 38 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше судка җибәрелде. Ул моңа кадәр дә исерек хәлдә машина йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Тукай районы прокуратурасы Яңа Ерыклы авылында яшәүче 38 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 нче өлеше (административ җаваплылыкка тартылган затның исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүе) буенча гаепләнә.

Тикшерү материаллары буенча, 2025 елның маенда әлеге хатын-кыз административ җаваплылыкка тартылган булган инде. Исерек хәлдә машина йөрткән өчен аңа 45 мең сум күләмендә штраф һәм 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән.

Шулай да, гамәлдәге чикләүләргә карамастан, 2026 елның 24 гыйнварында кич белән ул кабат исерек килеш «ВАЗ-21099» автомобиле руле артына утыра һәм Чаллы шәһәренә барырга чыга. Юлда аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата һәм транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерә. Автомобиль Чаллы шәһәрендәге махсус штрафстоянкага урнаштырыла.

Хатын-кыз үзенең гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше судка җибәрелгән.


Нет комментариев