Мәгариф

Россиядә тарихтан телдән имтиханның өч форматын сынап карыйлар

Имтиханны кәгазьдәге биремнәр белән яки компьютер аша үткәрү мөмкинлекләре карала.

Россиядә 9нчы сыйныф укучылары өчен тарихтан телдән имтиханның өч форматын сынап карарга җыеналар. Яңа аттестация төрен 2028 елда кертү планлаштырыла. Бу хакта ТАСС агентлыгына Рособрнадзорда хәбәр иткәннәр.

Беренче форматта укучылар биремнәрне кәгазьдә алачак һәм тарих укытучысына җавап бирәчәк. Педагог өстәмә сораулар бирә алачак, ә укучыларның җаваплары аудиоязмага теркәләчәк.

Икенче очракта да биремнәр кәгазьдә тәкъдим ителәчәк, әмма имтиханны теләсә кайсы педагогик хезмәткәр кабул итә алачак. Ул өстәмә сораулар бирми, укучының җаваплары исә аудиоязмага язылачак.

Өченче формат компьютер аша үткәрүне күздә тота. Ул чит телләрдән бердәм дәүләт имтиханының телдән бирелә торган өлешенә охшаш булачак. Укучылар биремнәргә мөстәкыйль җавап бирәчәк, ә сөйләмнәре имтихан алучы белән турыдан-туры аралашусыз яздырып алыначак.


Нет комментариев