Мәләкәс авылы мәдәният йортының «Питрау» балалар фольклор коллективы «Моңлы тамчы» XIV Республика балалар фольклор коллективлары фестиваленең йомгаклау этабында уңышлы чыгыш ясады.
24–26 сентябрьдә Яшел Үзән районында узган абруйлы бәйге нәтиҗәләре буенча югары бүләккә лаек булган яшь артистларга Лауреат исеме бирелде, ә коллектив җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырылды.
Сүз уңаеннаң, фестивальнең финал этабы «Мирас — Наследие» балалар сәламәтләндерү лагере базасында оештырылды. Катнашучылар өчен бик бай мәдәни-агарту программасы әзерләнгән иде: балалар профильле мастер-классларда шөгыльләнделәр, флешмобларда, дискотекаларда һәм милли халык уеннарында катнаштылар.
Фото: район мәдәният һәм ял итү үзәге
Нет комментариев