Тукай районында хәләл индустрияне үстерү турында сөйләшәчәкләр
җәмгыять

Тукай районында хәләл индустрияне үстерү турында сөйләшәчәкләр

Тукай районы Татарстанда хәләл индустриясен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу мәйданына әйләнәчәк.

1 октябрьдә түгәрәк өстәл районның Иске Дөреш авылындагы «Балкыш» балаларны сәламәтләндерү лагерендә узачак.

Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников катнашачак.

Очрашуда республика предприятиеләренең тәҗрибәсе, хәләл индустриясенең бүгенге көндәге актуаль мәсьәләләре һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләшәчәкләр. Фикер алышуга азык-төлек сәнәгате, җәмәгать туклануы, сәүдә, медицина, туризм, косметика һәм шәхси гигиена чаралары җитештерү өлкәсендә эшләүче предприятие җитәкчеләре һәм белгечләре чакырыла.

Чара 10:30 сәгатьтә башлана. Катнашу бушлай, алдан теркәлү кирәк.


Нет комментариев