30 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемнәр фаразланмый, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гидрометүзәге.
Көндез җил төньяк-көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы +5…+10 градус тәшкил итәчәк. Көнчыгыш һәм кайбер көньяк районнарда температура 0…+5 градуска кадәр төшәчәк. Урыны белән һавада һәм туфрак өстендә -2 градуска кадәр кырау булырга мөмкин. Көндез һава температурасы +15…+20 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото/ Н.Туганов
Нет комментариев