7 октябрьдә Татарстанда сиреналар яңгыраячак
җәмгыять

7 октябрьдә Татарстанда сиреналар яңгыраячак

7 октябрьдә Татарстанда халыкка хәбәр итү системасы планлы рәвештә сыналачак. Белгечләр җиһазларның эшләвен һәм вазифаи затларның гамәлләрен тикшерәчәк.

ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, республика күләмендә сиреналар 10:40 сәгатьтә, ә муниципаль дәрәҗәдә 10:44 сәгатьтә кабызылачак. 10:43 сәгатьтә исә хәбәрне халыкка җиткерү өчен телевидение һәм радио каналлары җәлеп ителәчәк.

Сирена кайбер урыннарда яңгырамаса, моның турында махсус хезмәтләргә хәбәр итәргә кирәкми. Ведомствода аңлатуларынча, Татарстанда хәбәр итү системасы 1980 елларда төзелгән, соңрак яңа торак кварталлары барлыкка килгән. Сиреналар ишетелми торган урыннар белгечләргә инде мәгълүм.


Нет комментариев