Тукай районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре һәм пациентлары көнне күнегүләрдән башлады
Сәламәтлек

Тукай районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре һәм пациентлары көнне күнегүләрдән башлады

Тукай районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре һәм пациентлары 29 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья йөрәк көненә багышланган «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Акциядә катнашучылар саф һавада иртәнге күнегүләр ясады һәм йөрәк сәламәтлеге өчен көн саен физик активлык белән шөгыльләнүнең мөһимлеген искәртте.

«Хәрәкәт — ул тормыш, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе. Сез дә безгә кушылыгыз — саф һавада йөреп керегез!» — дип чакырдылар акциядә катнашучылар.

Мондый чаралар халыкның сәламәтлеген ныгытуга һәм актив тормыш озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының максатларына туры килә.

Фото: ЦРБ


Нет комментариев