Тукай районында Мөфти катнашында район ифтары үтте
Рамазан аеның 19-нчы көнендә Тукай районында район ифтары — авыз ачу мәҗлесе үткәрелде. Чарага районның бик күп дин кардәшләре җыелды. Мәҗлескә мәртәбәле кунакларның, аерым алганда, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның килүе ифтарга аеруча тантаналы төсмер һәм әһәмият өстәде.
.png)
Мөфти республика районнарында халык белән күчмә очрашуларын дәвам итә. 9 мартта ул Тукай мөхтәсибәтенә эш сәфәре кылып, район башлыгы Камил Нәҗмиев исеменнән оештырылган ифтар мәҗлесендә катнашты. “Авыз ачу ашы”нда район җитәкчесе, Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов, Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, күрше районнар мөхтәсибләре, имамнар, мәчет мәхәлләләре, аксакаллар, волонтерлар, эшмәкәрләр һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр, шул исәптән махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның якыннары – барлыгы 150дән артык кеше катнашты.
Ифтар Коръән аятьләрен уку белән башланып, аннары Камил хәзрәт дога кылды. Район башлыгы Камил Нәҗмиев мөселманнарны сәламләп, Рамазан ае уңайдан ихлас теләкләрен җиткерде, районның социаль-икътисади үсеше турында кыскача мәгълүмат бирде һәм халыкка гуманитар ярдәм оештырудагы активлыгы өчен рәхмәт белдерде. Барлык катнашучыларга ул саулык һәм тынычлык теләде.
.png)
Ифтар вакытында Камил хәзрәт Рамазан аеның фазыйләтләре, ураза тотуның әһәмияте турында вәгазь сөйләде, сорауларга җавап бирде, махсус хәрби операциядә катнашучылар, һәлак булганнар һәм Ватанның иминлеге өчен дога кылды. Шулай ук ул имам-мөхтәсиб Инсаф хәзрәт Сәүбәновка «Мөлтака әл-әбхур» китабы буенча иҗазәт тапшырды – китапны Инсаф хәзрәт Мөфти җитәкчелегендә өйрәнгән.
Белешмә:
-
Тукай мөхтәсибәтендә 61 мәчет эшли, өч яңа мәчет Шилнебаш, Бакчасарай һәм Суровка авылларында төзелә.
-
Иске Ерыклыда Коръән өйрәнү үзәге (тахфиз), Түбән Суык-Суда мәгърифәт үзәге оештырыла.
-
Быел Ташкичү һәм Яңа Сарайлыда ифтарханәләр ачылды.
-
Мәчет каршындагы курсларда 41 төркемдә 790 кеше дини белем ала, шуларның 220се – балалар. Барлыгы 89 укытучы хезмәт куя.
-
2 марттан алты мәчеттә татар теле дәресләре башланды.
Бу ифтар мәҗлесе районның рухи тормышында мөһим вакыйга булып, халыкны берләштерү һәм Рамазан аенда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек һәм дини тәрбияне ныгыту максатыннан үткәрелде.
Мәгълүмат ТР МДН сайтыннан алынды
Фото/ Тукай районы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев