Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Дин вә мәгыйшәт

Тукай районы блогеры Илсинә Нугуманова дусларын ифтарга җыйган

Тукай районы Суровка авылында яшәүче популяр блогер, эшмәкәр Илсинә Нугуманова Ураза бәйрәме уңаеннан, иң якын туганнарын, дус кызларын җыеп, ифтар ашы уздырган.

"Ел да бу чараны оештырырга тырышам. Бу елны исә аеруча да истәлекле итәсе килде. Мин хәтта махсус календарьларга да заказ бирдем. Кунакка килгән дусларым өчен бүләкләр әзерлисем килде. Алар барысы да ошаттылар. Рушан хәзрәт тә үтемле вәгазьләр сөйләде, Коръән укыды. 

Мондый чараларны үткәрергә кирәк дип саныйм. Без бит әле яшь дип карау - дөрес түгел! Киресенчә, безгә карап, безнең үрнәктә башкалар да шундый дини чаралар уздырыр дип уйлыйм. Чакырылган кунакларым арасында ураза тотучылар да, тотмаучылар да бар иде. Хәтта алар да "шундый матур булды, Аллаһ кабул итсен" дип, изге теләкләрен теләп утырды. 

Телевидение алып баручысы Лилия Гатина, эшмәкәр Ләйсән Таҗиева, блогер Алина Миңнеәхмәтова, җырчы Айгөл Шәйхетдинова да чакырулы иде. Аларның һәрберсен хөрмәт итәм. 

Әле шушы көннәрдә дустым Ләйсән Таҗиева да ифтар мәҗлесенә чакырды. Аларны бик хөрмәт итәм. Минем өчен үрнәк гаилә. Аның да ифтар мәҗлесе җылы, рәхәт үтте. Шундый чараларны бик яратам мин. Аллаһ Тәгалә кабул итсен", - дип сөйләде безгә Илсинә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев