Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ураза бәйрәме алдыннан дин кардәшләренә җылы һәм ихлас мөрәҗәгать юллады
Камил хәзрәт Рамазан аеның рухи әһәмиятен искәртте, гафу итәргә һәм бердәмлеккә чакырды, шулай ук мөселманнарны изге бәйрәм белән ихластан котлады.
«Рамазан ае күз ачып йомганчы узды: бүген кояш баегач, мөселманнар Ураза бәйрәмен каршылый, ә иртәгә аны шатлык-куаныч белән бәйрәм итәчәк. Быел гаетнең мөбарәк җомга көненә туры килүе аңа аерым мәгънә өсти: бу хәл бәйрәмнең тантаналы, ә җомга көнен тагын да үзенчәлекле итә. Сезне ихлас күңелдән әлеге изге көннәр белән котлыйм!», — дип әйтелә мөрәҗәгатьтә.
Аның сүзләренчә, Рамазан — ул күңелләрне сафландыру, өметләрне яңарту һәм рухи яктан ныгу чоры. Бу вакытта мөселманнар Аллаһның рәхмәтенә, гөнаһларның кичерелүенә өмет итә, йөрәкләрендә иман ныгый. Рамазан аенда кылынган изге гамәлләр өчен Раббыбыз аеруча мул әҗер-саваплар бирә.
Мөфти ассызыклаганча, Ураза бәйрәме — гөнаһларның гафу ителүе һәм рухи сафлану көне. Чөнки гафу итү — Аллаһ Тәгаләнең иң бөек нигъмәтләренең берсе.
«Мин сезне дә, кадерле кардәшләр, күркәм бер нияткә өндим: әйдәгез, бу изге бәйрәм хөрмәтенә күңелләрдәге үпкәләрне калдырыйк, безне теләпме-теләмиме рәнҗеткән һәркемне чын йөрәктән гафу итик. Бу — иң саваплы һәм күркәм гамәлләрнең берсе», — дип мөрәҗәгать итте ул.
Шулай ук ул Рамазан аенда махсус хәрби операция зонасында булып, Ватанны саклаган мөселман сугышчыларын тәбрикләде, алар өчен даими дога кылынуын искәртте.
Мөрәҗәгатенең ахырында Камил хәзрәт Сәмигуллин барлык мөселманнарга тынычлык, бәхет һәм бәрәкәт теләде.
«Аллаһ Тәгалә күңелләребезне көчле иман, рәхим-шәфкать һәм мәхәббәт белән баетсын! Ураза гаете мөбарәк булсын!» — диде ул.
Мәгълүмат Татар-Информ сайтыннан
Фото ТР МДН сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев