Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Язылу–2018: «Газета тормышы белән яшим»

2018 елның беренче яртыеллыгына язылырга санаулы көннәр калып бара. «Алты ай дәвамында атнасына ике мәртәбә килеп торучы район басмасы өчен газетага язылу бәясе күп түгел», - дип әйтә «Якты юл» газетасының дусты, даими хәбәрчесе Мәүлетҗан Хисамиев. Мәүлетҗан абыйның тугры дус икәнлеге бигрәк тә язылу кампаниясендә нык күренә. «Кызлар, мин шушы...

2018 елның беренче яртыеллыгына язылырга санаулы көннәр калып бара. «Алты ай дәвамында атнасына ике мәртәбә килеп торучы район басмасы өчен газетага язылу бәясе күп түгел», - дип әйтә «Якты юл» газетасының дусты, даими хәбәрчесе Мәүлетҗан Хисамиев.

Мәүлетҗан абыйның тугры дус икәнлеге бигрәк тә язылу кампаниясендә нык күренә. «Кызлар, мин шушы авылда шушындый очрашу ясадым, шушы кешеләрне газетага яздырдым. Менә сезгә мәкалә, менә сезгә әбунәчегезнең акчасы», - дип килеп керә ул редакциягә. Шуның өстенә, хәл сорашып, кызыклы вакыйгалар сөйләп, кәефне күтәреп җибәрә, эшкә дәрт өсти. Үзе Оргыды авылында яши. Тукай районының шул яклары турындагы хәлләрдән һәрчак хәбәрдар ул. Сәет, Сәмәкәй, Казиле, Иске Абдул, Торнаташ, Мерәс, Иректаң, Чыршылы, Күгәш авыллары, Татарстан совхозы, Сосновый Бор поселоклары Мәүлетҗан абыйның каләме карамагында.

«Газета белән дуслыгыма 30 елдан артык инде. Оештырган чараларыма күпчелек Хәмит абый белән йөрим, шулай ук үзем дә яза башладым. Гомумән, коллективка ихтирамым да, рәхмәтем дә зур. Мин газета тормышы белән яши торган кеше», - дип сөйли Мәүлетҗан Хисамиев. Ул бик күп еллар Чаллы шәһәре Автозавод районы башкарма комитетында эшләгән. Хәзер дә бик актив. Бүгенге көндә Чулман арты төбәге шәһәрләре һәм районнарының «Батыр» милли-халык уеннары федерациясе рәисе, бик күп җәмәгать эшләренең, чараларының оештыручысы, уздыручысы. Шуңа күрә кеше белән тиз уртак тел табу, халыкка хезмәт итү аның канына сеңгән. Ташламалы язылу ункөнлегендә дә ул үзенең райондашлары арасында агитация алып барып, тукайлыларны газетага яздыртты. Мәүлетҗан абый белән дуслыкның дәвамлы булуын, каләменең һаман саен чарлануын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев