Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яз басуга дәшә

Быел яз иртәрәк килде.

Кырларда да карлар эреп, уҗымнарны язгы һавага чыгара. Авыл хезмәтчәннәре өчен дә бу кыр эшләренә әзерлекне тиз тотарга этәрә. Булган техниканы тагын бер кат тикшереп, кирәкле җирләрен янә бер кат ныгытып кую, ягулык, орлык запасларын барлаумы – һәммәсе игътибар сорый. Ашлама туплау мәсьәләсе дә читтә калмый. Атна башына район хуҗалыклары белән җәмгысы 4115 тонна ашлама кайтартылган.  

Кайбер хуҗалыклар, әйтик, «Кама» агрофирмасы 150 гектардагы, «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгы 205 гектарда булган уҗымнарны тукландыру эшенә дә керешкәннәр.

– Башка елларга карганда, быел яз унбиш-егерме көнгә иртәрәк килде. Шул сәбәпле, басулар кардан ачылып, уҗымнар кар астыннан күренә башлады. Кардан ачылган урыннарда исә уҗымнарның торышы яхшы – яшел булып чыгалар һәм бу вакытта аларда шикәр чыгымы да артуга китә башлый. Алга таба салкыннар көтелмәгәнгә күрә, быел уҗымнар әйбәт булачак дип әйтә алам, – диде «Россельхозцентр»ның Тукай районы буенча филалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов. 

Шул ук вакытта, белгеч кайбер урыннарда уҗымнарның бераз зәгыйфьрәк булуын да билгеләп үтте.Ул өлешләрне мөмкин кадәр тизрәк ашлама белән тукландырырга кирәклегенә басым ясады. Назыйм Минвәли улы чәчүдә кулланыласы орлык турында да да сәйләп үтте:

– Орлыкчылык белән шөгыльләнүче «Гигант», «Ирек», «Кама», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда арпа, бодай, борчак – барысының да сортлары бар. Районда булган орлык быелгы чәчүгә артыгы белән җитәрлек. Алай гына да түгел, бездәге орлык запаслары тагын биш-алты районны тәэмин итәрлек. Орлыкның сыйфатына килгәндә, аларның һәммәсе дә чистартылып-тикшерелгән, теш-тел тидерерлек түгел, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев