Ноябрьнең беренче атнасы Татарстанда ялларга бай булачак. 2–8 ноябрь көннәрендә биш көнлек эш атнасы булган кешеләр нибары өч көн эшләячәк. Өстәвенә, эш көннәренең икесе кыскартылган режимда узачак.
5 ноябрь дә кыска эш көне санала. 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шуннан соң ике көн рәттән — 7 һәм 8 ноябрьдә — ял итәчәкләр.
Нәтиҗәдә, ноябрь башындагы әлеге чор 2026 елның иң кыска эш атнасы булачак: биш эш көненең икесе ялга күчү сәбәпле, хезмәткәрләр эшкә өч көн генә чыгачак.
Нет комментариев