Татарстанда югары уку йортларында һәм көллиятләрдә көндезге бүлектә белем алучы студент кызлар йөклелек һәм бала табу буенча дәүләт пособие алырга мөмкин. Түләүне Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге билгели.
Пособие күләме төбәктә хезмәткә сәләтле кешеләр өчен билгеләнгән яшәү минимумы нигезендә исәпләнә һәм аның 100 процентына тигез. 2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда бу күрсәткеч 17 547 сум тәшкил итә.
Стандарт очракта, йөклелек һәм бала табу буенча ял 140 көн дәвам иткәндә, студентка 81 886 сум түләнә. Бала табу катлаулы узса һәм ял 156 көнгә кадәр озайтылса, пособие күләме 91 244,40 сумга җитә. Ә күп балалы йөклелек вакытында 194 көнлек ял өчен 113 470,60 сум каралган.
Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин аңлатканча, түләүне алу өчен медицина оешмасыннан вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек чорын раслаучы белешмә һәм уку йортыннан студентның көндезге формада белем алуын дәлилләүче документ кирәк.
Гаризаны йөклелекнең 30 нчы атнасыннан башлап тапшырырга мөмкин. Күп балалы йөклелек вакытында исә бу мөмкинлек 28 нче атнадан бирелә. Документларны «Госуслуги» порталы аша, теләсә кайсы «Мои документы» күпфункцияле үзәгендә яки Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегенең клиент хезмәтендә шәхсән тапшырырга мөмкин.
Нет комментариев