Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
җәмгыять

Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

12 сентябрьдә башланачак авыл хуҗалыгы ярминкәләре 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдә үз эшен башлый. Алар республика шәһәрләрендә 27 декабрьгә кадәр узачак. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.

Казанда сатып алучылар өчен 14 ярминкә мәйданчыгы эшләячәк. Түбән Камада өч, Яшел Үзәндә ике сәүдә урыны оештырылачак, Чаллыда исә бер мәйданчык булачак.

Ярминкәгә чыккан җитештерүчеләр үз продукциясен кибеттәге бәядән 20 процентка кадәр арзанрак сата алачак. Арзан бәяләрне сакларга сәүдә урыннарының бушлай бирелүе һәм ягулык-майлау материалларына бәйле чыгымнарның компенсацияләнүе ярдәм итә.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев