Татарстанда кошларга көзге ау сезоны ачылды
җәмгыять

Татарстанда кошларга көзге ау сезоны ачылды

Сезон 5 сентябрьдә ачылды һәм су кошларын, сазлык-болын, дала һәм кыр кошларын аулау 5 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Урман кошларына ау өчен вакыт озаграк — сезон 2027 елның 5 гыйнварына кадәр сузыла.

Сунарчыларга ау вакытында куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәү мөһим, дип искәрттеләр республика Биоресурслар буенча дәүләт комитетында. Ауга чыккан һәр сунарчында аучы билеты, корал һәм ауга рөхсәт документлары булырга тиеш. Беркетелгән ау территорияләрендә аулаганда юллама да таләп ителә. Корал белән эш иткәндә дә кагыйдәләрне бозарга ярамый: аны йөртү билгеләнгән тәртиптә башкарылырга, патроннар алынган, корал чехолга салынган булырга тиеш.

Кагыйдәләрнең үтәлешен контрольдә тоту өчен республикада махсус патруль төркемнәре эшли. Аларга Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, җитештерү һәм иҗтимагый инспекторлар, шулай ук Росгвардия вәкилләре кергән. Төркемнәр муниципаль районнарда рейдлар үткәрәчәк.

Көзге ау сроклары:

  • 5 сентябрь – 5 декабрь 2026 ел — су, сазлык-болын, дала һәм кыр кошларына;
  • 5 сентябрь 2026 ел – 5 гыйнвар 2027 ел — урман кошларына.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Нет комментариев