Татарстанда фатир алу өчен күпме вакыт акча җыярга кирәк?
GloraX һәм Т-Банк экспертлары Татарстанның күчемсез милек базарына күзәтү ясады. Нәтиҗәләр кызыклы: республикада яңа йорттан фатир алу өчен беренчел кертем туплауга уртача 2 ел да 7 ай вакыт кирәк. Бу Россия буенча уртача күрсәткечтән (2,6 ел) әз генә күбрәк.

Татарстанлыларның уртача хезмәт хакы 93,9 мең сум, бу ил күрсәткеченнән (99 мең сум) бераз калыша. Ә яңа төзелгән йортларда фатир бәясе уртача 9,3 млн сумга җитә. Татарстан базары ил буенча билгеле бер балансны тота. Мәсәлән, бездә кечкенә мәйданлы торак (студия һәм бер бүлмәле) гомуми тәкъдимнең 49%ын гына тәшкил итә, ә Россия буенча бу сан 54%ка җитә. Ике бүлмәле фатирларга — 35%, өч бүлмәле — 14%, дүрт бүлмәле — 2%. туры килә.
Кызыклы тенденция күзәтелә: төзүчеләр тәкъдим иткән уртача мәйдан — 50,6 кв. м, әмма сатып алучылар күбрәк 45,8 кв. м мәйданлы вариантларга акча сала. Башкача әйткәндә, халык артык квадрат метрлар өчен түләргә ашыкмый. 2025 ел нәтиҗәләре буенча, килешүләрнең 66%ы нәкъ менә кечкенә фатирларга туры килгән.
2026 елның феврале ипотека базарындагы зур үзгәрешләр белән истә калачак. Гыйнвар белән чагыштырганда, кредитлар саны 37%ка кимегән. Ипотеканың уртача чегы 23%ка төшеп, 3,8 млн сум тәшкил итә. Шуңа карамастан, Татарстан ипотека күләме буенча Россиянең иң зур биш төбәге исемлегендә үз позициясен ышанычлы урында тота.
Быел республикада 3,2 млн кв. м торакны файдалануга тапшыру бурычы тора. Ел башыннан күпфатирлы йортлар төзү темплары узган елгыга караганда 5 тапкырга арткан.
Бүген төзелеш темплары югары булса да, 2027–2028 елларда базарда тәкъдимнәр кытлыгы башланырга мөмкин. Төзелеш министры урынбасары Ильшат Гимаев билгеләп үткәнчә, хәзерге төп бурыч — киләчәк өчен яңа төзелеш мәйданнары резервын булдыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев