Татарстанда яңа автомобиль сатып алганда кайбер гражданнар ташламалардан һәм субсидияләрдән файдалана ала. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Ташламалы автокредит. 2026 елда программа кысаларында ташламаның төп күләме машина бәясенең 20 процентын тәшкил итә. Ярдәм табибларга, укытучыларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына каралган. Эчке янулы двигательле автомобильнең бәясе 2 млн сумнан артмаска, ә локальләштерү күрсәткече кимендә 2500 балл булырга тиеш.
Электромобильләр. Россиядә җитештерелгән электрокарлар һәм гибридлар сатып алганда 35 процент ташлама бирелә. Шул ук вакытта ярдәм күләме 925 мең сумнан күбрәк була алмый. Бу юнәлештә автомобильнең 2 млн сумлык бәя чикләве гамәлдә түгел.
Балалы гаиләләргә. Ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр «Гаилә автомобиле» программасы буенча машина бәясенең 10 процентын компенсация рәвешендә ала ала. Автомобильгә карата бәя һәм җитештерүне локальләштерү таләпләре бар.
Газга күчерү. Татарстанда автомобильне табигый газ-метанга көйләү чыгымнарының бер өлешен субсидия ярдәмендә капларга мөмкин. Бу мөмкинлек физик затларга да, кече һәм урта бизнеска да кагыла. Аерым очракларда арттыру коэффициенты субсидия күләмен ике тапкырга кадәр арттырырга мөмкин.
ОСАГО. Инвалидлыгы булган гражданнар һәм аларның законлы вәкилләре медицина күрсәтмәләре нигезендә кирәкле автомобиль өчен ОСАГО бәясенең 50 процентын компенсация итеп ала ала. Түләү елына бер тапкыр бирелә.
Нет комментариев