Татарстанда гошер сәдакасын җыю буенча традицион хәйрия кампаниясе башланды. 19 сентябрьдә республика мәчетләрендә бакча уңышыннан өлеш кертүчеләрдән яшелчә, җиләк-җимеш һәм бал кабул ителәчәк, ә җыелган азык-төлек мохтаҗларга таратылачак.
Татарстанда быел да гошер сәдакасын җыю һәм аны мохтаҗларга тапшыру буенча хәйрия акциясе уздырыла. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 19 сентябрьне республикада Гошер көне дип игълан итте, дип хәбәр итә ТР МДН.
Кампания кысаларында авыл һәм шәһәрләрдәге мәчетләргә бакчаларда үстерелгән уңышны китерергә мөмкин. Биредә бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, чөгендер, кабак, ташкабак, алма, слива һәм башка яшелчә-җимешләр, шулай ук бал кабул ителәчәк. Җыелган продукция аз керемле гаиләләргә һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә таратылачак.
Гошер — уңыштан бирелә торган сәдаканың бер төре. Ислам кануннары буенча, җыеп алынган уңышның уннан бер өлешен мохтаҗларга тапшыру каралган.
Татар халкында гошер сәдакасы революциягә кадәр киң таралган булган. Совет чорында бу традициянең урынын уңыш бәйрәмнәре алган. Соңгы елларда исә гошер җыю гадәте Татарстан мөселманнары арасында яңадан торгызыла башлады. Узган ел республикада 1201 тоннадан артык гошер сәдакасы җыелган һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә таратылган.
Нет комментариев