Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады. Ул социаль челтәрләрдәге шәхси битләрендә видеокотлау урнаштырды. Үзенең мөрәҗәгатендә гаиләне җәмгыятьнең нигезе, иң зур кыйммәте буларак билгеләп үтте.
«Бүген илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу якты бәйрәм кешеләрне иң кадерле рухи кыйммәтләр тирәсенә берләштерә.
Татарстандагы барлык гаиләләрне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Һәр йортка иминлек, үзара аңлашу һәм бәхет телим! - дип яза Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАХ мессенджерындагы үзенең каналында.
„Кеше гаилә белән көчле“, — дигән безнең әти-бабайлар. Бу хакыйкать мәңгелек. Якыннарыгызны саклагыз!» – дип өстәгән Рөстәм Миңнеханов.
Фото/ ТР Рәисенең матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев