Мерәстә күп еллар бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр
җәмгыять

Мерәстә күп еллар бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр

8 июль көнне билгеләп үтелүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Мерәс авылында дистәләгән еллар пар канатлы булып, үрнәк гомер кичерүче өлкән парларны зурладылар.

Авылда яшәүче озын гомерле үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү очрашуын авыл китапханәчесе И. Г. Харисова оештырды. Ул парлы тормышта бәхет тапкан гаиләләрнең һәрберсенә ихлас котлауларын җиткерде, изге теләкләрен юллады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Гаилә — кеше тормышының төп нигезе. Күп еллар бергә, үзара үрнәк булып яшәгән өлкәннәребез — яшь буын өчен чын мәхәббәт, сабырлык һәм тугрылык үрнәге. Мерәстә үткәрелгән әлеге бәйрәм чарасы ныклы гаилә, үзара ярдәмләшү һәм олы хөрмәт һәрвакыт төп тормыш хәзинәсе булып калачагын тагын бер тапкыр исбатлады.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев