Мәктәпкә барыр алдыннан балага нинди прививкалар кирәк?
җәмгыять

Мәктәпкә барыр алдыннан балага нинди прививкалар кирәк?

Беренче сыйныфка әзерләнгәндә баланың прививкалар календарен дә тикшерергә кирәк.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сүзләренчә, мәктәп яшенә җиткән балада милли календарь буенча кайбер вакцинацияләр үткәрелергә тиеш. Белгеч аңлатуынча, балаларга алты яшь тирәсендә ревакцинацияләр ясала, ә мәктәпкә алар, кагыйдә буларак, җиде яшьтә бара.

Бу чорда балага дифтерия һәм столбняк, кызамык, эпидемик паротит, туберкулез һәм пневмококк инфекциясенә каршы прививкалар кирәк. Гриппка каршы сезонлы вакцинация дә тәкъдим ителә.

Прививкаларның төгәл вакыты һәм кирәклеге баланың шәхси медицина тарихына бәйле. Шуңа күрә ата-аналарга мәктәпкә әзерлек чорында участок педиатры белән вакцинация календарен алдан тикшерергә киңәш ителә.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев