Танылган эстрада артисты социаль челтәрләрдә гаиләсендәге соңгы яңалыклар белән уртаклашты.
Популяр җырчы Гөлназ Сираеваның әтисе кинәт авырып киткән. Бу хакта ишетү белән, артист башкаладагы барлык эшләрен калдырып, Тукай районының Күзкәй авылына — әтисе янына ашыгыч рәвештә кайтып киткән. Социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә җырчы Казаннан туган ягына юл турындагы видеокадрларны да күрсәтте.
Соңрак билгеле булганча, куркулар артта калган — хәзер барысы да яхшы. Җырчы әтисенең сәламәтлеге тотрыклылануы һәм хәлләре бер килеш булуы турында хәбәр итте. Гөлназ Сираева әтисен үзе белән Казанга алып китәргә теләсә дә, өлкән кеше үз сүзендә торган. Җырчының әйтүенчә, әтисе шәһәргә барудан баш тарткан һәм үз өендә — авылда калырга карар кылган. Сәхнә йолдызының кызыксынучан тамашачылары исә артистның әтисенә тизрәк терелүен һәм озын гомер теләп кала.
Нет комментариев