Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Дәүләт Думасы ЖКХ өчен вакытында түләүчеләргә 10% кадәр кешбэк тәкъдим итте

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов (ЛДПР) төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга ел дәвамында ЖКХ хезмәтләре өчен түләүләрне тулысынча һәм вакытында башкаручы гражданнарга 10%ка кадәр кешбэк кертү тәкъдимен юллады. Сәясәтченең әлеге хаты ТАСС карамагына эләккән.

Документта билгеләп үтелгәнчә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләү тармакның тотрыклы эшләве өчен мөһим. 2025 елның декабренә россиялеләрнең җылылык, су белән тәэмин итү һәм су агызу өчен бурычы 415 млрд сумнан артып киткән.

Чернышов тәкъдим иткәнчә, 12 ай дәвамында бер тапкыр да соңармыйча түләгән кешеләр шул сумманың 10%ын кире кайтара алачак. Кешбэкны автомат рәвештә шәхси исәпкә — ГИС ЖКХ аша, йә ресурс белән тәэмин итүче оешмалар аша күчерү күздә тотыла. Шул ук вакытта хәтта кечкенә генә соңару да бонус алу хокукын бетерә.

Вице-спикер сүзләренчә, мондый механизм моңа кадәр штрафларга нигезләнгән системадан стимуллаштыру чараларына күчәргә мөмкинлек бирәчәк, намуслы түләүчеләрнең санын арттырачак һәм акчаларны ЖКХ икътисадына кире кайтарачак.

Чыганак: «Российская газета»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев