җәмгыять

«Бигеш»тә өч кафеда санитария кагыйдәләре үтәлмәве ачыкланган

Кама транспорт прокуратурасы «Бигеш» аэропортында эшләүче өч җәмәгать туклануы урынында санитария нормалары үтәлешен тикшергән. Нәтиҗәдә, җитди хокук бозулар ачыкланган.

Тикшерүчеләр кафеларда саклау вакыты чыккан азык-төлек продукциясе булуын һәм ризыкларны тиешле шартларда сакламау очракларын ачыклаган. Аерым алганда, азык-төлек һәм эчемлекләр өчен каралган температура режимы үтәлмәгән. Мондый кимчелекләр пассажирларның һәм аэропорт хезмәткәрләренең сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин, дип хәбәр итә Татар информ «ntr-24.ru» мәгълүматына таянып.

Прокуратура катнашыннан соң ачыкланган җитешсезлекләр оператив рәвештә бетерелгән. Кафе җитәкчеләренә санитария таләпләрен бозуга юл куймау һәм ачыкланган кимчелекләрне төзәтү турында күрсәтмәләр бирелгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча җаваплы вазыйфаи затлар административ җаваплылыкка тартылган. Санитария нормаларын үтәмәгән өчен аларга барлыгы 40 мең сум күләмендә штраф салынган.

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев