Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстанда мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналарына 4 өстәмә ял көне бирелә

Татарстанда мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче ата-аналарга ай саен бирелә торган өстәмә түләүле ял көннәре өчен 2026 ел башыннан Социаль фонд бүлеге 297 миллион сумнан артык акча юнәлткән.

Бу көннәр өчен түләүне эш бирүче хезмәткәрнең уртача хезмәт хакы нигезендә башкара, ә соңыннан чыгымнарны Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге каплый.

2026 ел башыннан фонд әлеге максатларга 297 миллион сумнан артык акча юнәлткән. Өстәмә ял көннәре ата-аналарның берсенә бирелә, икенче ата-ананың эшләве яки эшләмәве исәпкә алынмый.

Әйтик, әни кеше бала карау буенча ялда булса яки вакытлыча эшләмәсә, эшләүче әти бу мөмкинлектән файдалана ала.

Өстәмә ял көннәрен рәсмиләштерү өчен ата-ана, опекун яки попечитель эш бирүчегә язма гариза тапшырырга тиеш. Әгәр баланың ике ата-анасы да рәсми рәвештә эшли икән, гаризага икенче ата-ананың бу ял көннәрен кулланмавы яки өлешчә файдалануы турында белешмә дә кушыла.

Тиешле ял көннәрен әти белән әни үзара бүлешә ала яки аларның берсе генә куллана ала. Шулай ук ял көннәрен ай саен алу яки ел дәвамында 24 көнгә кадәр җыеп, берьюлы файдалану мөмкинлеге бар. Соңгы очракта график эш бирүче белән алдан килештерелергә тиеш.

Җыелган өстәмә ял көннәрен шул ук календарь елында кулланырга кирәк. Аларны киләсе елга күчерү яки акча белән алыштыру мөмкин түгел.

«Өстәмә түләүле ял көннәре еллык түләүле ял, хезмәт хакын сакламыйча алынган ял яки 3 яшькә кадәрге бала карау буенча ял чорында бирелми. Әмма бу вакытта икенче ата-ананың дүрт өстәмә түләүле ял көненә хокукы саклана», — дип аңлатты Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Чыганак/ РФ Социаль фонды ТР бүлекчәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев