Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җылыту сезонына әзерлек дәвам итә

Тукай районында торак-коммуналь хуҗалык объектларын җылыту сезонына әзерләү дәвам итә. Җылы бирә башларга әле байтак вакыт бар, әмма җаваплы оешмалар мәсьәләнең җитдилеген аңлап, алдан ук эшкә керештеләр. Эш барышына махсус оештырылган штаб күзәтчелек итә.  Җылылык сезонына әзерлекнең ничек оештырылуы турында без район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү буенча урынбасары Рафаэль Игътисамов белән сөйләштек. 

– Рафаэль Саҗитович, җылылык бирү сезонына әзерлек кысаларында хәзерге вакытта ниләр эшләнә? Ул эшләр план буенча алып барыламы?
–  Әлбәттә, план буенча эшлибез. Җылы бирү туктатылуга ук узган сезондагы җитешсезлекләр анализлана, җылылык белән тәэмин итү җиһазларының төзеклеге тикшерелә. Җәйге профилактика барышында җитешсезлекләр бетерелә, төзекләндерү эшләре алып барыла. Алар быел 1 сентябрьгә төгәлләнергә тиеш.
–  Иң беренче чиратта нинди җиһазлар тикшерелә?
–  «Тукайтеплогаз» җылыту казаннарын тикшерә. Казаннарның гарнитуралары ремонтлана. Манометрларның, исәпкә алу системаларының, куркынычсызлык автоматларының төзеклегенә игътибар бирелә. Су кудыру насосларын, суның химик составын тәэмин итү системаларын алыштыру һәм урнаштыру эшләре алып барыла. Мисал өчен, тикшерү барышында Кече Шилнә мәктәбендә резервта тора торган энергия чыганагы урнаштырылды. Күзкәй мәктәбендә төтен юлы системасы алмаштырылды. Князево мәктәбендә иске казаннар урынына төтен чыгу юллары модернизацияләнгән дүрт яңа казан куелды.
– Тикшерүләр вакытында җиһазларның төзексезлеге еш ачыкланамы?
– Һәртөрле җиһазның һәм приборның стандарт куллану вакыты билгеләнгән була, ләкин ул вакытыннан алда сафтан чыгарга мөмкин. Шуңа күрә ел саен тикшерү үткәрелә дә инде. Кимчелекләр еш очрый. Әйтик, быел 13 объектта газны исәпкә алу комплексларының куллану вакыты чыкканлыгы ачыкланды. Бу да җиһазларның төзексезлегенә керә. Хәзерге вакытта исәпләү приборларының яңалары куела.
– Авария килеп чыккан очракта нинди аерым чаралар күрелергә тиеш?
– Җылылык белән тәэмин итү системасы тиешенчә эшләсен, аварияләр килеп чыкмасын өчен җиһазларга хезмәт күрсәтүчеләрнең әзерлеге яхшы булырга тиеш. Алар хезмәт дисциплинасын үти, җиһазларның төзеклеген күзәтеп тора икән, приборлар көйле эшли һәм җылылык белән тәэмин итүдә өзеклек килеп чыкмый. Персоналның әзерлеген тәэмин итү өчен тренировкалар да үткәрелә.
– Җылыту сезонына әзерлек күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне дә борчый. Андый йортларда нинди чаралар күрелә?
– Күп фатирлы йортларда профилактика чаралары елдагыча үткәрелә. Быел да җылылык челтәрләренә сынау уздырылды, опрессовкалау актлары «Торак фонды» мониторингына тулы күләмдә кертелде. 
– Күп катлы йортларның чорма һәм подвалларын тиешенчә карап тоту да мөһим проблема, кайчакта алардан файдалану тәртибе тупас рәвештә бозыла. Бу юнәлештә ни дә булса эшләнәме?
– Әлбәттә, быел да бу мәсьәлә читтә калмый. Түбәләрнең, чорма һәм подвалларның төзеклеге тикшерелә. Проблемалы участокларда җылылык үткәргечләрне изоляцияләү конструкцияләрен каплау элементларын техник тикшерү һәм тәртипкә китерү 15 сентябрьгә төгәлләнергә тиеш. 
– Безнең район быел күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасында катнашамы?
– Әйе, быелгы программага 9 күп фатирлы йорт кергән. Аларда төзекләндерү эшләрен 1 сентябрьгә тәмамлау бурычы куелды. 
– Андый йортларда су белән тәэмин итү, канализация белән бәйле проблемалар чыккалый. 
– Әлеге юнәлештә дә план белән билгеләнгән эш күләмнәре башкарыла. Бүгенге көнгә 233 километр озынлыктагы су үткәргеч һәм 78,6 километр озынлыктагы канализация челтәрләре әзер.  
– Рафаэль Саҗитович, димәк, җылылык сезонына әзерлек буенча төп эшләр инде башкарылган. Көзгә кадәр тәмамлыйсы тагын ниләр калды әле?
– Хәзер җылылык белән тәэмин итү системасын сынап карау бурычы тора. Җиһазларны һәм приборларны эксплуатцияләү өчен җаваплы кешеләргә аттестация үткәрүне төгәллиисе бар. Барлык объектларның да паспортларын әзерләү дәвам иттерелә.
Лилия Оленина сөйләште.

Реклама

/ Фото «ТукайТеплоГаз» ҖЧҖдән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X