Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәяүлеләргә дә штраф салалар

Гыйнвар аенда район территориясендә тугыз юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләрдә бер кешенең гомере өзелгән, егерме кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Аварияләрдә 18 яшькә кадәрге 4 бала да зыян күргән. Матди зыянга китергән 77 очрак теркәлгән. Аварияләрне киметү максатыннан ай дәвамында 5 мәртәбә профилактик рейдлар үткәрелгән. Аларда юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүнең...

Гыйнвар аенда район территориясендә тугыз юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләрдә бер кешенең гомере өзелгән, егерме кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Аварияләрдә 18 яшькә кадәрге 4 бала да зыян күргән. Матди зыянга китергән 77 очрак теркәлгән.

Аварияләрне киметү максатыннан ай дәвамында 5 мәртәбә профилактик рейдлар үткәрелгән. Аларда юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүнең 414 очрагы ачыкланган. Хокук бозуларның иң күбе - куркынычсызлык каешын эләктермәү (62 очрак). Шулай ук җәяүлеләрнең кагыйдә үтәмәве (20), рөхсәт ителмәгән урында каршы юнәлештәге полосага чыгу (12), штрафны вакытында түләмәү (10), баланы махсус утыргычсыз алып бару (7), правасыз рульгә утыру (3) теркәлгән.

Гыйнвар ае дәвамында ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 1240 очрагын ачыклаган. Штрафын вакытында түләмәгән 68 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев