Илфат Рәхимов география фәненнән призлы урын яулады
География фәне буенча республика олимпиадасында Теләнче Тамак авылы егете - XI сыйныф укучысы Илфат Рәхимов призлы урынга лаек булды. Илфатны әзерләгән укытучы - Гөлназ Ризатдинова. Хәзерге вакытта районыбыздан өч бала җәмгыять белеме буенча олимпиадада катнаша. Алда тагын экология, математика, рус теле һәм татар теле фәннәре буенча сынаулар узасы бар. Барлык...