«Ел укытучысы» бәйгесенә муниципаль этапта өч мөгаллим сайлап алыначак
Районда «Татарстан Республикасының ел укытучысы - 2016» бәйгесенең муниципаль этабының сайлап алу туры узды. Анда барлыгы 32 педагог катнашты. Укытучылар дүрт кустта эшләделәр - Бәтке, Түбән Суыксу, Новотроицкое һәм Теләнче Тамак мәктәпләрендә жюри алдында чыгыш ясадылар.
Әлеге чыгышка 30 минутлык дәрес фрагменты, үзләренең педагогик эшчәнлеге буенча мастер-класс күрсәтү кергән иде. 32 мөгаллим арасыннан 9 февральдә үтәчәк муниципаль этапка 8е сайлап алынды. Алар - Кече Шилнә мәктәбенең математика укытучысы Наталья Серебрякова, Калмаш мәктәбенең биология укытучысы Роза Кашапова, Мусабай-Завод мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Вилданова, Теләнче Тамак мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Абзалова, Боерган мәктәбенең математика укытучысы Айгөл Әхмәтова, Сәмәкәй мәктәбенең инглиз теле укытучысы Рәмилә Вәлиева, Новотроицкое мәктәбенең физкультура укытучысы Эльмира Авзалова һәм шушы ук мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Миләүшә Авзалова. Муниципаль этапны үткәннән соң аларның 3есе республика күләмендә көч сынашачак. Анысы инде 24-25 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк.
Быелгы бәйгенең үзенчәлеге - сынауда бер ел гына эшләгән яшь белгечләр дә катнаша ала. Алар өчен «Педагогик дебют» дигән махсус номинация булдырылган. Безнең районнан ул номинациядә җиңү өчен Новотроицкое мәктәбеннән Миләүшә Авзалова көрәшә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев