Яңалыклар
Илфат Рәхимов география фәненнән призлы урын яулады
География фәне буенча республика олимпиадасында Теләнче Тамак авылы егете - XI сыйныф укучысы Илфат Рәхимов призлы урынга лаек булды. Илфатны әзерләгән укытучы - Гөлназ Ризатдинова. Хәзерге вакытта районыбыздан өч бала җәмгыять белеме буенча олимпиадада катнаша. Алда тагын экология, математика, рус теле һәм татар теле фәннәре буенча сынаулар узасы бар. Барлык...
География фәне буенча республика олимпиадасында Теләнче Тамак авылы егете - XI сыйныф укучысы Илфат Рәхимов призлы урынга лаек булды. Илфатны әзерләгән укытучы - Гөлназ Ризатдинова. Хәзерге вакытта районыбыздан өч бала җәмгыять белеме буенча олимпиадада катнаша. Алда тагын экология, математика, рус теле һәм татар теле фәннәре буенча сынаулар узасы бар. Барлык катнашучыларны да Казаннан ерак түгел Петровский поселогындагы «Регина» санаториенә урнаштыралар, олимпидалар да шунда ук оештырыла. Укучылар ярышларга көз көне үк әзерләнә башлыйлар. Шул максат белән Новотроицкое авылындагы «Балкыш» лагерендә сәләтле балалар белән шөгыльләнгәннәр. Районыбыздан җыелган иң яхшы укытучыларыбыз балаларны сайлаган фәннәре буенча өч көн әзерләгәнннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев