Кече һәм урта эшмәкәрләр үз эшчәнлекләре турындагы мәгълүматны статистика хезмәтенә апрельгә кадәр бирергә тиешләр
Бүгенге көндә Россия статистикасы кече һәм урта эшмәкәрлекнең 2015 ел эшчәнлегенә федераль дәрәҗәдә комплекслы статистик тикшерү үткәрә. Мондый тикшерү биш елга бер мәртәбә уздырыла, ул кече һәм урта эшмәкәрлекнең торышы турында дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Мәгълүматлар илнең икътисадында бу тармакның үсеш мөмкинлекләрен билгели.
Тикшерүдә катнашу мәҗбүри. Респондентларның аннан баш тартуы, федераль закон нигезендә, административ җаваплылыкка китерә. Беренчел статистик мәгълүматларны тапшырмаучы вазифадагы затлар 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, юридик затлар 20 меңнән 70 мең сумга кадәр штрафка тартыла.
Кече предприятиеләр (шул исәптән макропредприятиеләр) махсус бланкта эшләүчеләр саны, исәпләнгән хезмәт хакы фонды, товар сатудан кергән табыш, җитештерү чыгымнары күләме турында мәгълүмат теркиләр. Моннан тыш, җитештерү өчен кирәк булган чаралар, аларны сатып алуга тотылган акчалар, иннновацион эшчәнлек хакында да белешмә булырга тиеш.
Шәхси эшмәкәрләр - үз бизнесында эшләүчеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре үзенә булышучы гаилә әгъзалары, ялланган эшчеләр турында әйтергә тиеш.
Вакытлыча эшләмәүче оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр дә бу турыда бланкта билгели.
Электрон бланклар Росстат һәм Татарстанстат сайтларында урнаштырылган. Әлеге тикшерүне үткәрү турындагы мәгълүмат Татарстанстат рәсми сайтының «Сплошное статистическое наблюдение субъектов малого и среднего предпринимательства» рубрикасында урын алган.
Отчетларны тутырып 2016 елның 1 апреленә кадәр тапшыру мәҗбүри. Аларны электрон документлар әйләнеше белән эшләүче махсус операторлар аша, почта аша юлларга мөмкин. Шулай ук дәүләт статистикасының район территориаль бүлегенә - Яр Чаллы шәһәре, Яр буе Тукай урамы, 35нче йортка китерергә мөмкин. Сораулар белән 71-53-63, 71-27-13 телефоннарына шалтыратырга була.
Тикшерүнең якынча нәтиҗәләре 2016 елның ахырына билгеле булачак. Төгәл мәгълүматлар 2017 елның дүртенче кварталында булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев