Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Вильданов» КФХ сыерларының сөте артыр, мөгаен, алар да, сыер савучылар да концерт карады (фото)

Калмия мәдәният йорты хезмәткәрләре яшҗ артистлар белән бергәләп, җәйләүгә кичке савым башланганчы концерт номерлары белән барды. Кызу эш вакытында ара табып, сыер савучылар агитбригаданы сөенеп каршы алды. Сәламләүне әниле-кызлы Гөлназ һәм Айзилә Фархетдиновалар башлады. «Йолдызкай» биюче кызлары (җитәкчесе - китапханә мөдире Алмира Гыйлфанова) үзләренеӊ дәртле биюләрен башкардылар. Авылга кунакка кайткан...

Калмия мәдәният йорты хезмәткәрләре яшҗ артистлар белән бергәләп, җәйләүгә кичке савым башланганчы концерт номерлары белән барды. Кызу эш вакытында ара табып, сыер савучылар агитбригаданы сөенеп каршы алды. Сәламләүне әниле-кызлы Гөлназ һәм Айзилә Фархетдиновалар башлады. «Йолдызкай» биюче кызлары (җитәкчесе - китапханә мөдире Алмира Гыйлфанова) үзләренеӊ дәртле биюләрен башкардылар. Авылга кунакка кайткан кызлар рус телендә Җиӊүнеӊ 70 еллыгына багышланган шигырьләрен сөйләделәр. «Вильданов» крестьян фермерлык хуҗалыгында эшләүче алдынгы савымчылар Илзирә Галимуллина һәм Илүсә Сафиуллина, пенсия яшендә булуга карамастан, 44 ел сыер савучы Әнисә Хаҗиева һәм Мәймүнә апа Гыйлфановалар, Валентина Кузьмичева, Роза Салахова, Раушания Сабирҗанова, Тамара Ямалиевалар, таӊ йокыларын калдырып, һәр иртәдә үзләренеӊ сөтлебикәләре янына ашыгалар. Эшчән, тырыш булулары өстенә, бик ачык күңелле кешеләр дә алар - чыгышларыбыз тәмамлангач, "Утыр әле , яннарыма" дигән җырны бергәләшеп башкардык. Аларга эшләрендә уӊышлар, исәнлек-саулык телибез. Ферма мөдире Гөлсияр Тагирова һәм савымчы апалар "Кайчан күрер идек әле мондый күңелле тамашаны!",- дип сокланып, артистларны алкышларга күмделәр, тагын килүебезне сорап, рәхмәтләр әйтеп калдылар, - дип яза Калмия авылы мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев