Кенәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән урман хезмәткәрләре көненә багышланган «Урман – табигатьнең бәяләп бетергесез бүләге» дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Балалар төбәгебез табигатенең күптөрлелеге, урманнарда, табигатьтә көзен булган үзгәрешләр турында белделәр. Моннан тыш, балалар урманчы һөнәре белән таныштылар.
Аннары алар урман темасына конкурсларда актив катнаштылар һәм викторинаның барлык сорауларына җавап бирделәр.
Тамара Тузеева фотосы
Нет комментариев