Россиядә диспансеризация үткәрү тәртибен үзгәртергә җыеналар
җәмгыять

Россиядә диспансеризация үткәрү тәртибен үзгәртергә җыеналар

Россиядә профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертү планлаштырыла. Сәламәтлек саклау министрлыгы әзерләгән яңа проект гражданнарның кайбер төркемнәре өчен диспансеризация вакытында тикшерүләр исемлеген киңәйтүне күздә тота. Бу турыда РИА Новости министрлыкның медицина профилактикасы буенча баш штаттан тыш белгече Любовь Дроздова сүзләренә таянып хәбәр итә.

Аерым игътибар сугыш хәрәкәтләре ветераннарына биреләчәк. Алар өчен диспансеризация программасына психолог белән консультацияне мәҗбүри рәвештә кертү тәкъдим ителә. Идея буенча, ветеран беренче көнне үк белгеч белән сөйләшә алачак. Мондый мөмкинлек булмаган очракта, шәһәрдә яшәүчеләргә психолог кабул итүе өч көн эчендә, авыл җирлегендәгеләргә исә 10 көннән дә соңга калмыйча оештырылырга тиеш.

Яңа программа йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгарырга мөмкин булган факторларны иртәрәк ачыкларга да ярдәм итәчәк. Моның өчен липид профилен тикшерүне диспансеризациягә кертү карала. 18–39 яшьлек кешеләргә анализны ел саен тапшыру тәкъдим ителсә, 40 яшьтән өлкән гражданнар өчен тикшерү өч елга бер тапкыр үткәреләчәк. Моннан тыш, һәр кешегә гомерендә бер мәртәбә атеросклероз барлыкка килү куркынычын бәяләү өчен анализ ясалачак.

Үпкәләрнең түбән дозалы компьютер томографиясе буенча да үзгәрешләр көтелә. Яңа тәртиптә пациентны әлеге тикшерүгә җибәрү өчен кирәкле шартлар һәм күрсәтмәләр төгәлрәк билгеләнәчәк.

Аорта аневризмасын вакытында ачыклау өчен дә өстәмә профилактик чара тәкъдим ителә. 65–75 яшьлек тәмәке тартучы ир-атларга, шулай ук якын туганнарында аорта аневризмасы булган гражданнарга аорта тамырларын УЗИ ярдәмендә тикшерү үткәрү планлаштырыла.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев