Татарстанда 3 сентябрьдә яңгыр һәм яшен көтелә
Яңалыклар

Татарстанда 3 сентябрьдә яңгыр һәм яшен көтелә

Бүген, 3 сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшенле яңгыр булачак, аерым районнарда боз явуы да ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5–10 метр тизлектә исәчәк, урыны белән 13 м/с га кадәр көчәергә мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге 15–20 м/с га җитәчәк. Һава температурасы көндез +23…+28 градус тәшкил итәчәк.

Н.Туганов фотосы


Нет комментариев