Тукай районының алдынгы комбайнчылары ачыкланды
Безнекеләр!

Тукай районының алдынгы комбайнчылары ачыкланды

Район башлыгы Камил Нәҗмиев «Гигант» хуҗалыгында булып, урак өсте эшләре белән танышты һәм ел саен үткәрелә торган ярыш нәтиҗәләре буенча кыр алдынгыларын бүләкләде. Ул икмәк үстерүчеләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм истлекле бүләкләр тапшырды.

«Кама» агрофирмасы механизаторы Нурфат Яхин.
«Кама» агрофирмасы механизаторы Нурфат Яхин.

Быелгы уракта аеруча зур нәтиҗәләргә ирешкән «Кама» агрофирмасы механизаторы Нурфат Яхин билгеләп үтелде. Ул 640 гектар мәйданда җәмгысы 31 мең центнердан артык бөртекле культура суктырган. Бүләкләнүчеләр арасында «Гигант» хуҗалыгыннан Ринас Хафизов та бар иде. Ул 270 гектарда 11 800 центнердан артык бөртекле культура җыеп алган.

«Кама» агрофирмасы кырларында зур нәтиҗәләр күрсәтүче Нурфат Яхинга нибары 27 яшь кенә булса да, ул инде хезмәт чыныгуы алган тәҗрибәле белгеч. Теләнче-Тамак авылы егете комбайн штурвалына балачактан ук гашыйк.

«Мин күптәннән комбайнда йөрим. 6 яшьтән бирле әти белән йөри башлаган идем, ул вакытта "Дон" комбайннары иде. Шуннан соң комбайнчы ярдәмчесе булып 2013нче елны үзем утырдым, ул вакытта миңа 13 яшь иде. Менә шуннан бирле гел комбайнда эшлим. Шундый нәтиҗәләргә ирешүем — тәҗрибә һәм тырышлык аркасында дип саныйм», — дип уртаклашты үзенең серләре белән Нурфат Яхин.

«Гигант» хуҗалыгыннан комбайнчы Ринас Хафизов.
«Гигант» хуҗалыгыннан комбайнчы Ринас Хафизов.

Газетабызның махсус «Люди в кадре» видеопроекты герое булган Ринас Хафизов та үзенең тырышлыгы, эшкә җаваплы каравы белән сынатмый, туган районыбызның икмәк запасын тулыландыруга зур өлеш кертә.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев