Казан аэропорты территориясендәге түләүле парковкаларда яңа система эшли башлаячак. Инфраструктураны яңарту өчен 28 миллион сумнан артык акча каралган. Проект җиһазларны гына түгел, парковка белән идарә итә торган программаны алыштыруны күздә тота. Бу турыда дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган тендердан билгеле булды.
Яңарыш 1А һәм 2нче терминаллар янындагы автомобиль тукталышларына, VIP-зонага һәм «Полет» кунакханәсе янындагы парковкага кагылачак. Аэропортка автомобиль белән килүчеләр өчен контроль узу процессы тизләтеләчәк. Яңа шлагбаумнар өч секундтан да азрак вакыт эчендә ачылачак. Машиналарны тану өчен дә заманча технологияләр кулланылачак — камералар автомобильләрнең дәүләт номерларын мөстәкыйль рәвештә укып, системага тапшырачак.
Түләү мөмкинлекләренә дә үзгәрешләр кертелә. Чыгып китү урыннарында урнаштырылачак терминаллар банк карталары белән контактсыз түләүне һәм QR-код ярдәмендә СБП аша исәпләшүне кабул итәчәк. Түләүдән соң чекны кәгазьдә түгел, ә электрон рәвештә смартфонга алу мөмкинлеге дә булачак.
1А терминалының төп парковка өлешеннән чыгу урынында аерым шлюз системасы урнаштырылачак. Парковка стойкалары диспетчер белән ике яклы элемтәгә тоташтырылачак, шуңа күрә машина йөртүчеләр сорау яки проблема туган очракта хезмәткәр белән турыдан-туры элемтәгә керә алачак.
Яңартылган парковка инфраструктурасының эше яңа программа аша башкарылачак. Барлык эшләрне көз ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. Шуннан соң Казан аэропортына килүче пассажирлар һәм кунаклар яңартылган парковка системасыннан файдалана алачак.
Нет комментариев