Тукай районында «Түбән Кама» милли паркы территориясендәге урманда, ял базасы янында шәхесе ачыкланмаган ир-ат скелеты табылган. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, мәетнең биредә якынча 2–4 ай яткан булуы ихтимал.
Тукай районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Шамил Фәхретдинов хәбәр иткәнчә, ир-атның буе якынча 175 сантиметр булган, яше 28–36 тирәсе дип фаразлана. Чәчләре кара төстә, озынлыгы якынча 6 сантиметр булган. Мәетнең өстендә кара төстәге 46–48 үлчәмдәге футболка һәм шул ук үлчәмдәге чалбар булган. Аякларында ак табанлы, баусыз кара кроссовкалар булган, аяк киеменең үлчәме — 42–43.
Хокук саклау органнары ир-атның джинсы чалбарының уң як алгы кесәсендә Кыргызстан Республикасының акча купюраларын тапкан. Анда 200 сомлык ике һәм 100 сомлык бер купюра булган. Сул як алгы кесәдән якынча 150 миллилитр сыйдырышлы кечкенә пластик шешә дә табылган. Аның эчендә кара төстәге гранулалар булган. Алдан фаразланганча, шешәдә «насвай» булган.
Билгесез ир-атның шәхесен ачыкларга ярдәм итә алырдай мәгълүматка ия булган кешеләрдән хокук саклау органнарына хәбәр итүләрен сорыйлар. Мәгълүматны түбәндәге телефон номерлары аша җиткерергә мөмкин: (8552) 71-44-81, (8552) 37-90-10 яки 927-244-94-04.
Нет комментариев