Бүген иртән Тукай районында, Ильбухтино авылы янында ике җиңел автомобиль бәрелеште.
Алар кара-каршы бәрелгән. Авариядә ике кеше һәлак булган. Алар салонда кысылып калган, тагын икесе төрле тән җәрәхәтләре алган.
Nissan автомобилендә өч кеше булган – шофер һәм арткы утыргычта ике пассажир. Машина йөртүче һәм бер пассажир үлгән. Икенчесен ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр.
Тагын бер автомобильнең йөртүчесен шулай ук авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.
Нет комментариев