Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләнче Тамакта Самара волонтерлары

Теләнче Тамак интернат-мәктәбендә белем һәм тәрбия алучы мөмкинлекләре чикле балалар янына Самара өлкәсенең Новокуйбышевск шәһәреннән «Достижение» хәйрия фонды вәкилләре килде.

Фондның җитәкчесе – Павел Воробьев. Ул изге эшкә гаиләсен дә җәлеп иткән. Павел Геннадьевичның тормыш иптәше Анна Воробьева һәм фонд волонтерлары интернат-мәктәптә тематик күңел ачу чарасы үткәрделәр. «Диңгез маҗаралары» исемле күңел ачу һәм танып белүне үстерү программасы кысаларында балалар өчен спектакль куйдылар. Яшь тамашачылар Поваренок һәм Микки Маус ролен башкаручы «курчак»лар уенын бик яратып карадылар. 
Волонтер артистлар балалар алдында концерт та куйдылар. Алай гына да түгел, тамаша залындагы балаларны сәхнәгә дә җәлеп иттеләр – интернат-мәктәп укучылары өчен конкурс та оештырдылар. Балалар анда бик теләп катнаштылар. 
«Достижение» хәйрия фонды волонтерлары мөмкинлекләре чикле балаларга бернинди акчалар белән дә исәпләнми торган рухи азык бирүләре белән саваплы эш башкардылар. Киң күңелле волонтерлар юмарт булулары белән дә балалар күңелендә матур хатирәләр калдырдылар. Алар һәр балага күчтәнәч-бүләкләр дә өләштеләр.
Башка регионнан килеп безнең җирлектә яшәүчеләргә игелек кылучыларны интернат-мәктәп коллективы авыл тарихы белән таныштырды. Шушы җирлектә туып-үскән һәм яшәгән атаклы Хәлфиннарның хәйриячелек белән шөгыльләнүләре, татар мәгърифәтен үстерүгә керткән хезмәтләре турында сөйләделәр. Хәйрия фонды волонтерлары интернат-мәктәптәге пөхтәлек-чисталыкны, тәртипне күреп сокландылар. Алар халкыбызның кунакчыллыгына, татар ашларының затлы булуына сокландылар. «Моңа кадәр татарча бер генә сүз дә әйтеп караганыбыз булмаса да, бүген сезгә саф татарча итеп рәхмәт әйтәсебез килә», – диделәр. Бу олы мәгънәле сүзне мизгел эчендә әйтергә дә өйрәнделәр. Алар хуҗаларга саф татарча итеп «Рәхмәт!» диделәр. 
Акыл яки физик яктан мөмкинлекләре чикле балаларның күңелен күтәрү, күпмедер вакытка булса да үзләрен бәхетле итеп тою, мәдәни тормышта яшәтеп алу теләге белән оештырылган чара өчен район хакимияте «Достижение» хәйрия фондына олы рәхмәтен белдерде, район мәдәният бүлеге аларга «Рәхмәт хаты» тапшырды. 

***
Игелек кылу моның белән генә тәмамлан-мады. «Достижение» волонтерлары дүшәмбе көнне, 12 октябрьдә, Иске Дөреш авылында яшәүче ике балалы Эльза һәм Илназ Усмановлар гаиләсендә дә булдылар. Усмановлар, өйләре яну сәбәпле, матди ярдәмгә мохтаҗ. Аларның ике баласына канцелярия товарлары, улларына аяк киеме һәм азык-төлек тапшырылды. 

/ Фото Венера Зариповадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев