Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның 14 районында яшәүчеләр бүген үзара салым буенча референдум үткәрә

Чарада 82 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.

Бүген республиканың 14 районының 15 авыл җирлеге территориясендә үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнар узачак. Сайлаучыларның күбесе — 13 меңгә якыны Кукмара авыл җирлегендәге участокларда. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

«2020 елда Кукмара шәһәре территориясендә яшәү урыны буенча теркәлгән һәр балигъ булган кешедән, 1нче төркем инвалидларыннан, 18 яшькә кадәрге 3 һәм аннан күбрәк балалары булган күп балалы гаиләләрдән, 80 яшькә җиткән һәм аннан да өлкәнрәк затлардан тыш, 500 сум күләмендә үзара салым кертүгә килешәсезме», - диелә Кукмарада үткәрелгән референдумда.

Акчаны машина кую урыннарын, юлларны, күперләрне, яңгыр канализацияләрен ремонтлауга һәм авыл җирлегенең башка ихтыяҗларына юнәлдерү планлаштырыла. Бу мәсьәләләр башка авыл җирлекләрендәге референдумнарда да каралачак.

Реклама

Үзара салым - ул салым түгел, шуңа күрә ул Салым кодексы белән җайга салынмый. Үзара салым - ул бурыч түгел, ә авыл ихтыяҗларына өстәмә акча җыю мөмкинлеге. Тик ул мондый карар өчен референдум һәм җыен юлы белән халык үзе тавыш биргәндә генә мөмкин. Һәм Татарстан мондый мөмкинлектән актив файдалана.

Зур дәүләт ярдәменә карамастан, муниципаль берәмлекләрнең җирле бюджетларында җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә акча һәрвакыт җитми. Мондый шартларда җирле хакимият үз җирлекләрендәге проблемаларны хәл итү өчен мөмкинлекләр эзли һәм өстәмә инструментлар җәлеп итә. 2013 елдан башлап, закон нигезендә, финанслауның шундый чыганакларының берсе булып республикабызда ике төрдә: референдумнар һәм җыеннар хәл итә торган гражданнарның үзара салымы тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X