Тагын мәктәпкә әзерләнер чак җитте
Беренче сентябрьгә айдан аз гына артык вакыт калды. Балаларын беренче сыйныфка озатырга җыенучы әти-әниләр мәктәп формасы, портфель, уку-язу әсбаплары алу турында кайгырта. Күңелле булса да, кесәгә суга торган мәшәкатьләр, шуңа күрә һәркем кирәк-яракларны арзанрак бәягә юллау турында уйлый. Дәүләт ярдәменә өметләнүчеләр дә бар.
Тукай районы мәктәпләренең беренче сыйныфына быел 483 бала килә, шуларның якынча 120се матди ярдәмгә мохтаҗ. Аларга «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акциясе кысаларында район хәйриячеләре булышлык күрсәтәчәк.
– «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акциясе ярдәмгә мохтаҗ, ягъни аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны яклау чарасы буларак оештырыла. Күп балалы, яшәү шартлары авыр булган гаиләләрдә яки опекуннар тәрбиясендә үсүче сабыйларны кайгырту турында сүз бара. Без хәйриячеләргә – районыбыздагы предприятие һәм оешмаларга акциядә катнашырга чакырып хат белән мөрәҗәгать иттек. Балаларга ярдәм йөзеннән уку-язу әсбаплары җыелмасы салынган портфельләр әзерләнәчәк. Район буенча портфельләр тапшыру августның 25енә кадәр дәвам итәчәк, – дип сөйли район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ландыш Сафина.
Баланы мәктәпкә әзерләүгә килгәндә, әти-әниләргә бәяләр турында гына түгел, булачак укучының сәламәтлеге турында да уйларга киңәш ителә. Әйтик, рюкзак сатып алганда арзанлыны түгел, уңайлыны сайлау хәерле. Әйе, сабыйның умырткасына зыян китерми торган ортопедик ранец кыйммәт, ул 3-6 мең сум торырга мөмкин, ләкин бала сәламәтлеге кадерлерәк, диләр белгечләр. Тагын шунысы бар: сыйфаты яхшы булса, мәктәп букчасы озаграк хезмәт итә.
Мәктәп формасы да арзан тормый. Аны сайлаганчы мәктәптәге тәртипләрне белешергә кирәк, чөнки һәр учреждениенең үз стандартлары булуы бар. Кыз бала өчен сарафан, тукымасына һәм җитештерүчесенә карап, 2-5 мең сум торырга мөмкин. Малайлар өчен костюмны 2-4 мең сумга сатып алырга була. Әле спорт киеме һәм алмашка аяк киеме дә алырга туры киләчәк.
Уку-язу әсбапларының хәзер ниндие генә юк: күз явын алырлык аллы-гөлле бизәкле каләм-карандашлар, пеналлар, дәфтәрләр теләсә нинди баланы кызыктырырлык. Ләкин сатып алганда иң кирәклеләрен генә сайларга киңәш ителә. Моның өчен алдан исемлек төзеп, шул исемлектән тайпылмаска тырышырга кирәк. Шулай да уку-язу әсбапларына 1-2 мең сум акча тотарга туры киләчәк.
– Без кызыбызны беренче сыйныфка әзерли башладык инде. Минем уйлавымча, бу эшкә иртәрәк керешү яхшырак. Күңелле, ләкин шактый чыгымлы мәшәкатьләр инде ул. Менә без мәктәп формасына заказ бирдек, рюкзак белән алмаш аяк киеме сатып алдык, барысы бергә 8 мең сумга төште. Әле спорт киеме, канцтоварлар, язарга өйрәнү дәфтәрләре аласыбыз бар. Аларын да озакка сузмаска кирәктер, чөнки август азагына күп кенә кибетләрдә бәяләр артып куярга мөмкин, – ди Әҗмәкәй авыл җирлегендә яшәүче Алсу Шәймәрданова.
Быел дәүләт тарафыннан бер мәртәбә бирелә торган ун мең сум да мәктәпкә әзерләнүчеләргә җиңеллек китерер. Әлеге пособие 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә каралган.
Бер баланы мәктәпкә әзерләү уртача 15 мең сумга төшәргә мөмкин. Мәктәп формасы, рюкзак, алмаш аяк киеме, спорт киеме уңайлы булырга тиеш. Аларны сатып алганда бәясеннән бигрәк сыйфатына игътибар итәргә кирәк, диләр белгечләр. Ә канцелярия товарларының бары кирәклесен генә җыярга киңәш итәләр. Быел, дәүләт ярдәмен исәпкә алып, балаларны мәктәпкә әзерләү ата-аналар өчен җиңелрәк булыр дип тә белдерәләр.
Лилия Оленина.
/ Фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев